Ватан Геройлары көне
9 декабрь — Ватан геройлары көне уңаеннан Күңгәр авыл китапханәсендә 3 сыйныф укучыларына «Ватан Геройлары көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе күрсәтелде, анда Ватан геройлары турындагы китаплар тәкъдим ителде. Авылыбыздагы Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм әлеге вакытта барган махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларыбыз турында мәгълүмат бирелде. Фронтовик язучылар Муса Җәлил , Фатих Кәрим, Гадел Кутуй һәм башкаларның шигырьләре укылды.





