Безнең геройлар
Ватан Геройлары көненә багышлап, Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Безнең геройлар» дигән темага әңгәмә узды. Тыныч тормыштагы һәм хәрби батырлыклар турында сөйләгәндә, балалар да бик теләп катнашты, мисаллар китерделәр. Соңыннан музейдагы махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга куелган мемориаль такта янында бер минутлык тынлык белән батыр егетләребезне искә алдык.


