Бер-беребезгә кирәк без
📌Декабрь аенда барыбыз өчен дә әһәмиятле көн – көчле рухлы, нык йөрәкле, ихтыяр көче күп булган максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Без дә бу көн уңаеннан сәламәтлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып, хәл-әхвәлләрен белешеп, көнкүрешләре, ихтыяҗлары, хыяллары турында сөйләшеп, матур теләкләр теләп, үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузып, аларның берничәсенең күңелләрен күреп кайттык.
🎄✨Балаларга әниләре белән берлектә чыршы ясау буенча осталык дәресе тәкъдим ителде. Безнең баруыбыз аларның тормышына бераз ямь өстәгәндер, аз гына булса да күңел җылыбызны бирә алганбыздыр дип уйлыйсыбыз килә.
Янәшәбездәгеләргә һәрчак игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк!🩷








