Ак күңелле әниләр
🌷Дөньядагы иң изге, иң гүзәл, иң сабыр, иң олы йөрәкле затлар – Әниләр көне уңаеннан үзәк китапханәбезнең уку залында махсус хәрби операциядә катнашкан ныклы рухлы, батыр ир-егетләребезнең тормыш иптәшләре һәм балалары белән күркәм очрашу узды.
🌷Кичәбез кунакларын бу бәйрәмнең барлыкка килүе һәм үсеше, шагыйрьләр һәм язучыларның әниләргә багышланган әсәрләре белән таныштырдык. Бәйрәм уңаеннан ирләрен Ватаныбызны сакларга озаткан ханымнарга олуг рәхмәт һәм хөрмәт хисләребезне, җылы котлау сүзләребезне, иң матур теләкләребезне җиткердек.
🌷 Чара ахырында табигый ташлардан ясалган беләзек ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Очрашу азагында бәйрәм бүләкләре таратылды.










