Җылынасы килә…
Үзәк китапханәбезнең олы хөрмәткә лаек якын дусты, шагыйрә, “Бәллүр каләм” иясе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, “Күңел чыңы” район иҗат берләшмәсе җитәкчесе Мингатина Сүрия Мәхмүт кызының яңа гына басылып чыккан “Эзләми табылганым” исемле тәүге китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.
Шагыйрәне район башкарма комитеты җитәкчесе, якыннары, иҗатташ дуслары, шигъриятен сөючеләр белән бергә танылган шәхесләр – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары котлады. Ике сәгатькә сузылган шундый җылы, җырлы-моңлы кичә бер сулышта узды.
Барлык катнашучыларга Сурия апаны хөрмәт итеп килгәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!


























