Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Кадерле кунак сез безгә

Күлле Киме мәктәбе, Сибгат Хәким музеенда тарих фәннәре кандидаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, зыялы татар хатын-кызларының якты исемнәрен халкыбызга кайтару өчен җан атып йөрүче якташыбыз, олы җанлы, туры сүзле галимә Биктимирова Тәэминә апага 85 яшь тулу уңаеннан «Кадерле кунак сез безгә» исемле очрашу кичәсе үтте.
Кичәдә Тәэминә апаның дуслары, якташыбыз Гөлназ Шәйхи һәм «Мәдәни җомга» газетасы мөхбире Рәшит Минһаҗ катнашты. Әлеге күркәм, җылы чарада без дә кунак булып кайттык.