Җәүдәт Дәрзаман иҗатында — балачак дөньясы
13 октябрь көнне күренекле татар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулды. Шул уңайдан Ташчишмә авыл китапханәчесе шагыйрьнең гаҗәеп шигырьләр дөньясы буенча «Җәүдәт Дәрзаман иҗатында — балачак дөньясы» дигән шигъри сәгать оештырды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, авторның «Күзле кычыткан» китабыннан күп кенә шигырьләре китапханәче һәм укучылар тарафыннан укылды. Шагыйрьнең искиткеч матур шигырь юллары һәркемгә елмаю һәм яхшы кәеф бүләк итте.





