Батырлык — ул рухи матурлык
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Җиңү байрагына җыр язучы шагыйренә халык дан тели…” дип исемләнгән Габдулла Тукай исемендәге ХV нче махсус республикакүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе игълан ителгән иде.
Әлеге бәйге 2025 елның 1 сентябреннән алып 2026 елның 23 апреленә кадәр 3 этапта һәм 3 яшь категорияләре арасында үткәрелә:
- кече төркем – 1-4 сыйныфлар;
- урта төркем – 5-8 сыйныфлар;
- өлкән төркем – 9-11 сыйныфлар.
Районыбызның барлык мәктәпләрендә 1нче сайлап алу турын уткән талантлы 40 укучы 2 нче октябрь көнне Әтнә Үзәк балалар китапханәсендә көч сынашты. Әйтергә кирәк, катнашучы балалар барысы да бик сәләтлеләр, сайлап алынган әсәрләре бик актуаль, авторлары да яраткан язучыларыбыз, шагыйрьләребез арасыннан иде.
Укучыларыбызның чыгышларын бик мәртәбәле жюри бәяләде: Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры урынбасары Гөлнар Харис кызы Иксанова; журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Миңнеәхәт кызы Җиһаншина; шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры урынбасары Гөлүсә Рәшит кызы Батталова; Әтнә урта белем бирү мәктәбе педагог-китапханәчесе Розалия Камил кызы Хөсәенова, Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Зөһрә Зөлфәр кызы Низамова.
3 төркемнән берәр укучы Республика турына сайлап алынды. Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбеннән Төхфәтуллина Диләрә Фаил кызы, Мәгъсүмова Эльниза Илшат кызы һәм Күәм урта гомуми белем мәктәбеннән Галәвиева Алия Алмаз кызы.
Бәйгенең республика туры да 3 этапта уздырылачак:
1 этап 1-3 ноябрь – “Волга” лагерендә форум;
2 этап 20-23 апрель –Башкалабызның М.Сәлимҗанов исемендәге актёрлар йортында;
23 апрельдә бәйге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт белән төгәлләнәчәк.
Бәйгебезнең район турында катнашкан барлык укучылырга да урыннар билгеләнде, дипломнар тапшырылды.
Бәйгенең республика этабында һәрбер катнашучы дипломнар белән бүләкләнәчәк, ә иң күп тавыш җыйган бер укучы гран-прига ия булачак.
Жюри әгъзалары барлык укучылырыбызның чыгышларын да бик ошаттылар, зур игътибар белән тыңладылар. Араларында күңелләр тулып, күзләрдән яшьләр китергән чыгышлар да байтак иде.
Якташыбыз Гөлүсә Батталованың бәяләп әйткән сүзлзре дә ифрат ихлас иде: “Кадерле балалар, шигъриятне, әдәбиятны яраткан кеше – ул нечкә, саф күңелле, бай кеше. Бик куанып карап утырдым. Киләчәктә театрыбыз сәхнәләрен тотарлык, матур-матур образлар тудырырлык буын үсеп килә. Сезне әлеге бәйгегә әзерләгән китапханәчеләргә, укытучыларга да, барыгызга да бик зур рәхмәт!”
Әфәрин, балалар! Мондый бәйгеләр дәвамлы булсын! Уңышлар сезгә!



