ӘТНӘБИ оныгы — ӘТНӘДӘ
Үзәк китапханәбез түрендә затлы кунагыбыз белән затлы очрашу узды✨💫
🍂Татар хатын-кызына гына хас иң асыл сыйфатларны үзенә туплаган язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, күпсанлы укучы-студентларның хөрмәтле мөгаллимәсе Гүзәл Әдһәм белән әдәби-музыкаль кичә бик җылы шартларда узды.
🍂Очрашуны Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге методисты Насыйбуллина Миләүшә Гыйлметдин кызы алып барды.Кунагыбыз үзенең узган тормыш сәхифәләре белән таныштырды, истәлекле балачагына кагылып узды, иҗаты хакында тәфсилләп сөйләде.
🍂Чарабыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Гүзәл ханымның улы Айзат һәм бертуган абыйсы Камил Әдһәм улының чыгышлары белән үрелеп барды.
🍂Әтнәбезне, китапханәбезне якын итеп очрашуга кайтканы өчен Гүзәл ханымга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Иҗади уңышлар юлдаш булып, безне яңа китаплар белән сөендерергә насыйп булсын!
🍂Әдәбият сагында торган, татар сәнгатенә бөтен җаны-тәне белән бирелгән әнә шундый фидакарьләр барында яшәү – безнең өчен үзе бер матурлык. Мондый кешеләр булганда киләчәккә өметләр зурдан!























