Китаплы җәй
Җәйге каникуллар иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү тагын да кызыклырак!Әтнә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен җәйге каникул чорын билгеле бер әзерлек белән көтеп алалар, китап укучыларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан төрле чаралар уздыралар, китап күргәзмәләре оештыралар.
Бүген балалар китапханәсе хезмәткәрләре җәйге чорда иң күп китап укучы балаларны билгеләп үттеләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.