«Брошь-ромашка» ясау осталык дәресе
8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үзәк китапханәдә әлеге бәйрәмнең символы булган брошь-ромашка ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Шулай ук балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар, бергәләп гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр.








