Дини тәрбия
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Әтнә үзәк мәчете каршындагы дини-әхлакый тәрбияви курсларына йөрүче балалар өчен әдәп-әхлак, күркәм холыклар, гаилә кыйммәтләре, изге ниятләр, яхшы гадәтләр хакында әңгәмәләр кордылар, дини белемне баетучы мавыктыргыч викторина, осталык дәресе үткәрделәр.Чараның һәр минуты файдалы булды һәм яшәү өчен кирәкле гыйлемнәрне өйрәтүне үз эченә алды.






