«Бердәмлектә көч»
Кышлау авылы китапханәсе белән берлектә хәзерге үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәрлек хисе — ягъни туган илгә, туган җиргә, халкына, аның теленә, диненә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Бердәмлектә көч» исеме астында патриотик тәрбия сәгате үткәрелде. Соңыннан кичәдә катнашкан һәркемгә «Бердәм Россия» партиясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.








