«Юл.Транспорт.Хәрәкәт»
Бүген Ташчишмә авыл китапханәсендә балалар арасында юл транспорт фаҗигаларын булдырмау максатыннан очрашу булды. Анда Әтнә районы полиция бүлеге хезмәткәре Лилия Рашидовна, Инспектор ДПС ОГАИ Шарифьянов Рамиль Халилович килде. Алар балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый, алар белергә тиешле кагыйдәләрне өйрәттеләр. Буклетлар тараттылар.



