«Дөньяда иң-иң матур ил, ул минем туган илем!»
12 июнь — Рәсәй көне уңаеннан Кышлау авылы китапханәсендә «Дөньяда иң-иң матур ил, ул минем туган илем!» дигән мәгълүмат сәгате үтте.Балалар белән меңъеллык тарихлы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендә күп төрле милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән Рәсәй дәүләте, Рәсәй флагы, гербы, гимны турында әңгәмә кордык. Шулай ук китап укучыларга «12 июнь — Рәсәй көне” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

