«Россия — минем Ватаным»
12 июнь — Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә🇷🇺
⭐️Яшь буында патриотизм хисе тәрбияләү максаты белән үзәк китапханә хезмәткәрләре «Йолдызчык» Түбән Көек мәктәп яны лагеренә йөрүче балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, илебезнең төп символлары: герб, гимн һәм флаг кебек төшенчәләрне аңлаттылар. Укучылар викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Алар игътибарына илебез тарихы, безнең күпмилләтле халкыбыз традицияләре һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителде.
Чарабыз ахырында балалар Россия әләмен символлаштыручы брошь ясау буенча осталык дәресендә катнаштылар.











