Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Мәдәни җомга»га — 30 яшь!

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Мәдәни Җомга» газетасы чыга башлауга 30 ел тулу уңаеннан райондашларыбыз өчен күзәтү ясадылар, сәхифәләре белән таныштырдылар 📰
✅«Мәдәни Җомга» — халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.