«Дәһшәтле еллар кайтавазы»
⭐️Бөек Җиңүнең 80еллыгы уңаеннан районыбызның «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында зур бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге чарада китапханә хезмәткәрләре дә райондашларыбыз һәм килгән кунаклар игътибарына «Дәһшәтле еллар кайтавазы» исемле китап күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.
🎗️Китапларда-тарих, китапларда-халык хәтере.
⭐Китап үткәнне һәм киләчәкне берләштерә. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары никадәр еракта калса да, тарихыбызның шаһитлары булган әдәби әсәрләр шулкадәр кыйммәтлерәк була бара.
🎗️Бу китаплар безгә җиңү бәясен аңларга ярдәм итә, сугыш каһарманнарын һәм аларның мәңгелеккә истә калырга лаеклы батырлыкларын искә төшерә.


























