Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Без-Тукай халкы!»

Татарстан Республикасында Туган тел көне ел саен 26 апрельдә билгеләп үтелә һәм ул татар телен, шулай ук төбәктә тәкъдим ителгән башка милли телләрне саклауга һәм үстерүгә багышлана. Бу бәйрәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйгага әверелде. 26 апрель -«Туган тел көне» уңаеннан тәрбия буенча директор киңәшчесе Сәмигуллина Р. Н. һәм Күшәр авыл китапханәчесе Галимҗанова Г. Р. үз укучылары өчен «Без-Тукай халкы!» исемле чара үткәрделәр. Балалар балачак илендә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләрендә булдылар, кызыклы викторинада катнаштылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара бик күңелле, матур узды. Шагыйребезнең иҗатын онытмасак һәм аны киләчәк буыннарга тапшырсак иде!