Габдулла Тукайның тууына 139 ел
⚜️26 апрель көнне Татарстанда бөек шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе Габдулла Тукайның тууына 139 ел. Шулай ук бу көнне республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелә.
⚜️Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы каршында сөекле шагыйребезгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Шулай ук кичәгә килгән кунаклар бөек татар шагыйребез бюстына чәчәкләр куйдылар.








