Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Хуш, Тамчыгөл»

Ташчишмә авыл китапханәсендә 16 нчы апрель көнне Алмаз Гыймадиевның «Хуш, Тамчыгөл» исемле әсәренә китап укучылар конференциясе узды. Яшүсмерләр турында язылган әсәр бер сулышта укыла. 8 нче сыйныф укучылары кичәгә әзерлек белән килгәннәр иде. Әсәр мәктәп тормышы турында бара; анда көтелмәгән вакыйгалар, мәхәббәт, нәфрәт, дуслык, барысы да бар. Алар белән бергә кайгырасың, шатланасың. Әсәрдәге геройларның яше дә кичәгә катнашучыларныкы белән бер. Шуңа күрә әсәрдәге проблемалы мәсьәләләргә укучыларның карашлары, җаваплары, үз фикерләре.