Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Сугыш чоры балалары белән очрашу

Иске Өҗем төп мәктәбендә Ташчишмә авылы китапханәсе белән берлектә сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләми. Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит. Алар бүген дә көчле рухлы, күтәренке кәефле.

Күп истәлекләрне искә төшердек, укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Елаштык та, көлештек тә. Исән-сау булыгыз ак яулыклы әбиләребез, изге күңелле бабаларыбыз!