Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Сезнең сәламәтлек — сезнең кулларда»

💥Бүген үзәк китапханәдә “СЕЗНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕК — СЕЗНЕҢ КУЛЛАРДА” дип исемләнгән очрашу булып узды. Кичәдә районыбыз халкының сәламәтлеге турында көндәлек кайгыртып, китапханә белән тыгыз элемтәдә торучы үзәк хастаханә табиб-терапевты Гөлгенә Фәрхәт кызы чыгыш ясады.
✅ Бу очрашуда бүгенге көндә актуаль булган сәламәтлек саклау һәм цивилизация авыруларын дәвалауга багышланган мәсьәләләр күтәрелде. Табиб дөрес туклану, физик активлык, көндәлек режимны саклау һәм тулы энергия белән яшәү өчен үз-үзеңне ничек тәрбияләргә кирәклеге турында бик аңлаешлы фикерләр һәм тәкъдимнәр әйтте. Ел саен диспансерлаштыру үтүнең, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен мөһимлеген искәртеп үтте. Гөлгенә Фәрхәт кызы килгән кунакларыбыз белән җылы әңгәмә корды, аларның кызыксындырган сорауларына эчтәлекле җавапларын да бирде.