Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Батырлык һәм матурлык янәшә»

Тиздән илебез тарихында бик тә истәлекле төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көне һәм язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Батырлык һәм матурлык янәшә» исемле чара үткәрделәр. 9 сыйныф укучылары әлеге бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштылар, һәрберсе якыннарына кабатланмас бүләкләр әзерләделәр. Үз кулларың белән әзерләгән бүләк – иң үзенчәлекле һәм иң кадерлесе.