«Герой шагыйрь»
Кышлау авылы китапханәсе һәм башлангыч мәктәп — бакчасы белән берлектә, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, “Герой шагыйрь” дип исемләнгән чара үткәрде. Балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Балалар М.Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыренә инсценировка тәкъдим иттеләр. Шулай ук чарада «Эш күрсәткән ирне ил онытмас» дигән китап күргәзмәсе дә эшләде.