Үткен каләмле яшь язучы-Лилия Закирова белән очрашу
Китапханәбездә ачык йөзле, киң күңелле, Казанда яшәп иҗат итүче үткен каләмле яшь язучы – Лилия Закирова белән очрашу үтте. Ул укучыларга үзенең “Яшерен мәхәббәт”, “Җылыт мине”, “Язылмаган китап”, рус телендә язылган “Приключения ёжки” китаплары аша таныш.
Бирегә язучының китапларын яратып укыган әдәбият сөюче укучылар җыелды. Очрашуга районыбызның “Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе вәкилләре, Ташчишмә китапханәсенең “Сәйлән” берләшмәсе әгъзаләре дә чакырылган иде.
Кичәбезне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Рәзилә Шәрифуллина үзенең моңлы җырлары белән тагын да ямьләндереп җибәрде.
Әдәбият сөюче кунакларыбызга, Лилия ханымга очрашуга килгәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Әлеге очрашу бер матур истәлек, мәгънәле һәм файдалы бер чара булып истә калыр. Алдагы көннәрдә дә шундый гаҗәеп җылы очрашулар ешрак булсын иде.
















