«ХАЛКЫМ МИРАСЫ»
Элек-электән әби-бабаларыбыз тормыш өчен кирәк-ярак булдырган, матурлыкка омтылганнар. Аларны саклап, исраф итмичә безнең буынга тапшырулары моны исбатлый.
Бу ядкарьләр, бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә бик актуаль. Шуны истә тотып, 11 декабрь көнне Күәм авылы китапханәсендә «Халкым мирасы» исеме астында туган якны өйрәнү сәгате үтте. Чара барышында укучыларга буыннан-буынга күчеп, кадерләп саклый торган ядкарь-истәлекләр турында мәгълүмат бирелде. Бергәләшеп «Гаиләм ядкарьләре» исеме астында төзелгән күргәзмәдәге тарихи экспонатлар белән таныштык.



