Без коррупциягә каршы
9 нчы декабрь — коррупциягә каршы көрәш көне. Шул унайдан Күңгәр авылы китапханәчесе Күңгәр мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән «Без коррупциягә каршы» дип исемләнгән сыйныф сәгате уздырды. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнә. Видео-презентация ярдәмендә балаларга ришвәтчелекнең бүгенге көндә никадәр актуаль мәсьәлә икәнлеген аңлатырга тырышты. Һәркем үз фикерен җиткерде, көндәлек тормыштан мисаллар китерелде.



