Татарстан Республикасы флагы көне
🟩Бүген дәүләт символларының берсе – Татарстан Республикасы флагы көнен билгеләп үтү уңаеннан триколор тасмалары тараттык❤🤍💚
⬜Китапханәчеләребез райондашларыбызга республикабыз флагының барлыкка килү тарихы, кайсы очракларда күтәрелүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, аның нинди зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләделәр.
🟥Бу чара милләтебезнең милли үзаңын ныгыту, халкыбызны берләштерү һәм флаг көне турында искә төшерү өчен мөһим.










