Бердәмлектә безнең көч
5 ноябрь көнне Кече Әтнә авылы китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән тематик сәгать үтте. Катнашучыларга бу истәлекле датаның килеп чыгышы аңлатылды, бар халыклар да бертигез, аларга караш та бертөсле булырга тиеш икәнлеге турында мәгълүмат бирелде.