Татарстан Республикасы Конституциясе көне

ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан укучылар үзәк китапханәдә бергәләп викторина сорауларына җавап эзләделәр. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясенең барлыкка килү тарихын белделәр. Китапханәче укучыларга Татарстан Конституциясенең республика гражданнарының барлык хокуклары һәм бурычлары тасвирланган иң төп закон булуы турында сөйләде.


