Еллык эш нәтиҗәсе һәм алга куелган планнар
24 октябрь көнне Кышлау мәдәният йортында Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләренең «Еллык эш нәтиҗәсе һәм алга куелган планнар » исеме астында семинар узды. Әлеге семинарда Әтнә районы башлыгы урынбасары Фәрит Мансур улы, Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы,Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринат кызы һәм авыл җирлеге башлыклары да катнашты.
Биредә агымдагы елга йомгак ясадылар, уңышлар, җиңүләр турында искә төшерделәр, көнүзәк проблемалар һәм киләчәккә планнар турында сөйләштеләр. Шулай ук Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Алсу Камил кызы Әскәрова китапханә эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринат кызы Абдуллина хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары да тапшырып үтте.




