Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Әле ярый сез бар дөньяда

Әбиләр һәм бабайлар көнен билгеләп үтү идеясын 2009 елда иң беренче Голландиянең Чәчәкләр бюросы уйлап тапкан. Дөресрәге, алар бу көнне оныклары әби-бабаларына чүлмәкле гөлләр бүләк итсен дигән тәкъдим белән чыкканнар. Чүлмәктәге гөл бу очракта буыннар бәйләнешенең символы булып тора: гөлнең тамырлары – әби-бабалар, ә чәчәкләре – оныклар.

Хәзер бу бәйрәмнәрне дөньяның 30 илендә билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә.

Якынлашып килүче әби-бабайлар көне уңаеннан 23 октябрь көнне Әтнә үзәк балалар китапханәсендә “Әле ярый сез бар дөньяда” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Очрашуга зур хөрмәткә, ихтирамга лаек гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган өлкән буын укытучылар – Мөхәрләмова Гөлнур Әзәл кызы, Габидуллина Илсия Гиният кызы, озак еллар Әтнә ательесында хезмәт куйган оста тегүче Кече Әтнә авылында гомер итүче Роза апа Шәфигуллиналар чакырылды.

Ата-аналар белән берлектә алар балага гаҗәеп тормыш серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Әти-әни аңламаганда да алар безне күбрәк аңлыйлар. Хәзер бит балаларны алар ярдәменнән башка үстереп тә булмый диярлек. Тәүфыйклы балалар үстергән, тәртипле оныклар тәрбияләүче әбиләребезне бәйрәм белән котлап бик күп җылы сүзләр матур шигырьләр башкарылды.

Әбиләрнең тормыш юллары турында кызыклы хикәяләр, файдалы киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре укчыларда аларга карата зур кызыксыну, кәнәгатьләнү, горурлану хисе уятты. Аларның әйткән һәр сүзен игътибар белән тыңлап күңелләренә сеңдереп утырдылар. Чөнки әбиләр гомер эчендә кайгы-хәсрәтен дә, куаныч-шатлыкларын да җитәрлек күргән, әмма сынмаган-сыгылмаган.

Гыйбрәтле дә, тәрбияви дә иде аларның чыгышлары. Кичәбезнең ахырында  Илсия апаның оныгы Сәйдә Габидуллина барлык әби-бабайларыбызга бүләк итеп җыр башкарды. Әбиләргә очрашуга килеп үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән бүлешеп, киләчәк буынга матур теләкләрен теләп, төпле киңәшләре хөрмәтенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.