Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Күлле-Киме мәктәбендә кунакта

24 октябрь көнне Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме төп гомуми белем бирү мәктәбендә кунакта булып кайттылар✅
Китапханәбезнең библиографы Гөлия Җәүдәт кызы Сибгатуллина укучыларны китапханә эшчәнлеге, Әтнә үзәк китапханәсе тарихы һәм аның бүгенгесе белән таныштырды. Балаларны китапханәбез укучылары рәтенә алдык.
Чарабызның икенче өлешендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында популяр аксессуарларның берсе – беләзек ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Балалар китапханәче апалары белән аралашудан, иҗат процесыннан бик канәгать калдылар, беләзекләрне үзләре белән алдылар.