«Әти белән көчле мин!» бәйгесе
Гаиләнең терәге — ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам хөрмәт белән караганнар, бу бүгенгесе көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәң дә, гаиләнең бөтенлеге, барлыгы алар җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да.
Безнең илебездә моңа кадәр Әтиләр көне билгеләп үтелми иде, без ел саен Әниләр бәйрәмен үткәрдек, тик, гаилә башлыгы булган әти кешенең көнен билгеләп үтми идек. Бу гадел түгел, чөнки әтиләр дә гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар.
Президент В.В.Путин указы нигезендә 2021 елдан башлап октябрьнең өченче якшәмбесен “Әтиләр көне” итеп билгеләп үтәргә дип гамәлгә кертелә.
Шушы уңайдан Әтнә үзәк балалар китапханәсендә “Әти белән көчле мин!” бәйгесе булып узды. Бәйгедә Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары – Риваль Хисматуллин, Дамир Сидеев, Зиннур Хадиев, Раил Сәләхиев көч сынаштылар. Аларга балалары ярдәм итеп көч биреп тордылар.
Бәйге әтиләр үзләренең гамәлләре белән таныштырудан башланып китте. Гаилә фоторәсемнәреннән әзерләнгән презентация дә укучылар күңеленә хуш килде.
Әтиләр күзләре бәйләнгән килеш бер төркем балаларның кулларыннан тотып карап үз кыз-улларын танырга; әкият өзекләрен укып кайсы әсәр икәнен белергә; өстәлгә өеп куелган киемнәр, мәктәп әсбаплары арасыннан үз балаларыныкын табарга; балачак истәлекләре белән уртаклашырга, ризык әзерләргә, балаларына кагылышлы сорауларга җавап бирергә тиешләр иде. Тамашачы укучылар – җанатарлар алкышлап әтиләргә көч-дәрт биреп утырдылар.
Бәйгенең биремнәре үтә дә кызыклы иде. Вакытның үткәне сизелмәде дә. Балалар әтиләрне котлап шигырьләр укыдылар. Әтиләр киләчәктә булачак чараларга да чакырыгыз, дип рәхмәт әйттеләр.
Әтиләр көненә багышланган бәйрәм әтиләр һәм барлык укучылар башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Әтиләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

















