«Сөмбелә» бәйрәме
Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган. 20 октябрь көнне Кышлау авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә»Сөмбелә» бәйрәме үткәрделәр. Балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Кичәдә катнашучылар төрле уеннарда көч сынаштылар.



