Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Минем әти иң яхшысы

Бөтен Россия буенча 2021 елдан октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 20 октябрьгә туры килә. Шул уңайдан Кышлау авылы китапханәсендә «Әтиләр сүзе — күңелнең күзе» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә матур әдәбият тәкъдим ителде, анда ата һәм балаларның үзара мөнәсәбәтләре чагылдырылган. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Минем әти иң яхшысы» дигән чара үткәрелде.