Халыкара өлкәннәр көне
3 октябрь көнне Ташчишмә авыл мәчетендә өлкәннәр көне уңаеннан матур чара, Коръән мәҗлесе булды. Вәгазъ тыңладык, догалар укылды, матур теләкләр теләнде. Өлкәннәр дин буенча сораулар бирделәр. Гомумән, мәҗлес бик файдалы булды. Соңыннан Ташчишмә авыл балаларын да чакырдык. Алар да вәгазь тыңлап, тәмле ризыклардан авыз иттеләр.
