Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Тарих битенә язылырлык очрашу

Шагыйрә, мөгаллимә Надия апа Вәлиева. Тумышы — Әтнә районы Мокшы авылы. «Духтыр» Галия белән бригадир Фаяз кызы. Язучылык сәләте әти-әнисеннән күчкән. Нәшриятта басылган 3 китабы, тиздән булачак юбилее-Надия апаның иҗат кичәсен үткәрү өчен төп сәбәп. Аның иҗаты белән яшь буынны таныштыру да Ташчишмә авылы китапханәчесенең төп максаты.»Шәп абый булам» китабындагы шигырьләрне балалар бик теләп ятладылар һәм чыгыш ясадылар. «Без бергә» район фестивалендә вокал һәм хореография номинациясендә җиңү яулаган балаларның да чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Җитәкчеләре Дания Юнысовна һәм Алия Юсуповна үз эшләренең чын осталары.
Надия апаны котларга кемнәр генә килмәгән… » Күңел чыңы» иҗатчылары, туганнары, дуслары, Әтнә үзәк китапханәсенең балалар эше буенча директор урынбасары Зөһрә Зөлфәр кызы. Кыскасы, Надия апа чәчкәләргә күмелде.
Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын Надия апа. Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын сезгә. Тагын очрашулар насыйп булсын.