Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу
27 июль көнне Күлле-Киме авылы китапханәсендә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу максатыннан балалар белән әңгәмә үткәрелде. Чарада балаларга әлеге көннең асылы турында сөйләнде. Акциянең символлары булып ак кәгазьдән ясалган күгәрченнәр, ак чәчәкләр, шарлар, кәгазь көймәләр тора. Без дә балалар белән күгәрченнәр, кәгазь көймәләр ясадык, көймәләрне суга агыздык.





