«Идел» журналына – 35!
2024 елның июль аенда “Идел” яшьләр журналының басылып чыга башлавына 35 ел булды. “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында шул уңайдан күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә «Идел» журналының элекке елгы һәм яңа басмалары урын алды.
Замана яшьләре нәрсә белән кызыксына? Хыяллары нинди? Гомумән кемнәр ул бүгенге заман яшьләре? “Идел” журналы әнә шул сорауларга җавап бирә – ул яшьләр сулышын, аларның хыялларын һәм киләчәккә өметләрен яктырта. Журнал битләре яшь шагыйрьләр, музыкантлар, артистлар белән танышырга, башка өлкәләрдә уңышка ирешкән билгеле шәхесләр белән очрашырга мөмкинлек бирә. “Идел”дә заманча, актуаль темалар еллар узу белән арта, кызыклырак була бара.












