Үзенчәлекле чәч каптырмасы
🌼🌸🌼Җәйге каникулларны файдалы, рәхәт һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан үзәк китапханәдә яшүсмер кызлар өчен «Үзенчәлекле чәч каптырмасы» ясау буенча осталык дәресе үтте🔥
📍 Башта китапханәче фоамиран материалының барлыкка килү тарихы, төрләре, көнкүрештә куллану ысуллары турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды.
📍 Осталык дәресен китапханәбезнең актив китап укучысы, кул эшләре остасы Тумакаева Эльвира Рәфикъ кызы үткәрде. Ул укучыларны эш тәртибе белән таныштырды, чәч каптырмасы бизәлешләре турында сөйләде, үзенең эшләнмә үрнәкләрен дә күрсәтте.
📍 Эльвира Рәфикъ кызы чараның ахырында эшләнмәләр ясау буенча нәтиҗә чыгарып, катнашучыларның фикерләрен тыңлап узды. Башкарылган эшләреннән канәгать калган балалар осталык дәресеннән яхшы кәеф белән таралыштылар🌼🌸🌼


















