Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Наркотикларга – Юк!

🚫 26 июнь көнне Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләребез наркомания һәм аның афәтләрен кисәтү максатында «Наркотикларга – Юк!» исеме астында тематик китап күргәзмәсе оештырдылар. Анда китапханә фондыннан профилактик эчтәлектәге, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, газета-журнал материаллары, белешмәлекләр, буклетлар һәм башка басма продуктлар урын алды.
🚫 Көн дәвамында Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре районыбыз яшьләренә наркоманиянең балалар һәм яшьләрнең физик һәм рухи сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавы турында аңлату эшләре алып бардылар, күргәзмә белән таныштырдылар һәм мәгълүмәти буклетлар тараттылар.