Хезмәткә һәм оборонага әзер
🏃♂🏄♂🚴♂🏋🤼♂🤾Районда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру буенча максатлы эшчәнлек алып барыла. Китапханә хезмәткәрләре дә күп мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша. Бүген актив, спорт сөюче район китапханәчеләре ГТО нормативларын үтәделәр.💪💪💪
Китапханә хезмәткәрләре 60 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, җирдән этелү һәм спортның башка төрләре буенча үзләрен сынап карадылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды, чөнки ул, беренчедән, физик ял булса, икенчедән, кызлар үзләренең сәләтләрен сынап карый алдылар🤗








