Китапханә ачык һавада
📕Бүген “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында “Китапханә ачык һавада”☀
җәйге уку залы үз эшен башлап җибәрде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре паркта ял итүчеләргә “Вакытлы матбугат – заман көзгесе” исеме астында татар телендә бастырылучы журналларга күргәзмә-күзәтү тәкъдим итте.
📚 Ял итүчеләр китапханәгә килә торган журналлар белән таныштылар, кызыклы мәгълүмат укыдылар, логик биремнәр дә чиштеләр☝








