Яхшы пешекче – табибка тиң
Кайсы һөнәрнең иң кирәкле һәм иң борынгы булуы турында бәхәснең беркайчан да туктаганы юк бугай. Тамагың тук булганда гына күп эшчәнлек төрләре турында гәп корырга мөмкин, ә менә эчендә «ач бүреләр» улаша башлауга ук әлеге мәсьәләгә җавап үзеннән-үзе табыла кебек.
Чөнки яшәргә дәрман бирерлек һөнәрдән дә кирәклерәк һәм борынгырак эшнең булуы мөмкин түгеллеген аңлыйсың. Ач килеш беркемнең дә театр да карыйсы, ил белән дә идарә итәсе килми. Шуңа күрә, пешекче һөнәре ияләре – президентлардан, патшалардан алып безгә кадәр – барлык катлам һәм төрле дәрәҗәдәге кешеләрнең һәммәсенә дә кирәк.
10 нчы июнь көнне Олы Әтнә урта мәктәбе алды “Ромашка” сәламәтләндерү лагеры балалары өчен үзәк балалар китапханәсендә “Яхшы пешекче – табибка тиң” дип исемләнгән чара үтте. Балалар татар халык ашлары турында табышмак, сорауларга җавап бирделәр. Өйләрендә әниләре, әбиләре белән яратып пешергән ризыклар турында сөйләделәр.



