Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Китаплы гаилә — бәхетле гаилә

2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак игълан ителде. Гаилә — ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. 15 май — Халыкара гаилә көне уңаеннан, районыбыз китапханәләре арасында 13 майдан 18 майга кадәр “Гаиләбез белән китапханәгә” дип исемләнгән гаилә белән китап уку атналыгы игълан ителде. Шушы уңайдан, 18 май көнне, Яңа Шашы авылыннан Мөхәммәтҗановлар һәм Иске Җогып авылыннан Корбановлар гаиләләрен китапханәгә кунакка чакырып, “Китаплы гаилә — бәхетле гаилә” дип исемләнгән интеллектуаль ярыш үткәрелде. Исеменнән күренгәнчә, кичәбез китапка, гаилә белән бергәләп укуга багышланды.