Театраль тур
“И, Казан арты!” – Казан арты буенча театраль тур кыска гына вакыт эчендә күп туристларны җәлеп итте. Итмәслек тә түгел, ул үз эченә Казан арты төбәгенең милли, рухи, мәдәни мирасы, шәхесләре белән танышуны ала.
Бу тур буенча сәяхәткә чыгу безгә — Ташчишмә, Иске Өҗем, Мокшы авылының хатын-кызларына да насыйп булды. Ташчишмә авылы китапханәсендә “Сәйлән” берләшмәсенә йөрүчеләр дә әлеге турда булдылар. Экскурсовод, Әтнә театрының артисткасы, Рәсимә Сәүбәновна. Беренче тапкыр бу эшкә алынам дисә дә, гомер буе экскурсовод булган диярсең. Сөйләме матур, аңлаешлы. Юл буе безгә тарихи мәгълүмат биреп барды. Иске Казаннан башланып, Түбән Бәрәскәдә тур тәмамланганчы без үткәнгә кайткан кебек булдык. Әтнә дәүләт театрының гаярь егетләре, матур кызлары безгә тарихны театральләштереп күрсәттеләр. Кыскасы, үз күзең белән барып күрергә кирәк. Турның маршрутын төзегәндә һәр элементын уйлап, җиренә җиткереп эшләүче театрның режиссеры Рамил Фазлыев, шагыйрә Гөлүсә Баттал. Бу эшкә алынучылар бик кирәкле һәм файдалы эш башлаганнар. Еракларга китеп йөрисе дә юк, үзебезнең яклар да тарихи, истәлекле урыннарга бик бай. Зур рәхмәт әйтеп, афәрин диясе генә кала. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, Әтнә татар дәүләт театры хезмәткәрләре!







