Казан арты – Әтнә төбәге
Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә район жирле бүлеге, “ТАТМЕДИА“ АҖ “Әтнә таңы“ газетасы редакциясе, Әтнә районы “Ак калфак“ татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган “Казан арты – Әтнә төбәге“ lV районкүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Быел бәйгедә барысы 55 язма каралган. Яшь категориясе буенча икегә һәм 5 төрле номинациягә бүленгән әлеге бәйгегә Күәм авыл җирлегеннән 13 эш тапшырылды. Өлкәннәребез белән беррәттән укучы балаларның да актив катнашуы аеруча куандырды. Барлык катнашучыларыбызга да дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

