Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Гаиләбез белән китапханәгә

2024 нче ел Русиядә Гаилә елы, 15 нче май – Халыкара гаилә көне уңаеннан 13-18 нче май көннәрендә “Гаиләбез белән китапханәгә” дип исемләнгән гаилә белән китап уку атналыгы Күшәр авыл китапханәсендә оештырылды. “Иң күп китап укучы яшь” гаилә дигән конкурс оештырылып җиңүче яшь Галимҗановлар гаиләсен китапханәгә чакырып аларга яңа китапларга күргәзмә һәм обзор оештырылды. Бәйгедә катнашканнары өчен рәхмәт әйтеп, актив укучылар булып калуларын сорап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Икенче гаилә Загрутдиновлар гаиләсе иде. Бу гаилә белән “Күңелле китаплар гаиләдә” дип исемләнгән викторина, кычкырып укулар, “Гаилә елы” уңаеннан эшләнгән күргәзмәгә, көндәлек матбугатькә күзәтү оештырылды. Бу гаилә дә иң актив укучылар булып торалар. Бу гаилә шунысы белән кызыклы: балалар укыган китапларын турында дәфтәргә кыскача гына язып баралар.

Өченче гаилә Борхановлар һәм Мингазовлар гаиләсе. Бу гаиләләр дә даими китап укучылар булып торалар. Борхановлар гаиләсе китапханәгә еш йөри. Ләкин, бу юлы бу ике гаиләгә дә китапханә үзе килде әле. Китапханәченең гаиләләр өенә баруның кызыклы ягы нидә диярсез: бу гаиләләрдә китаплар кайда саклана, өлкәннәр укый торган китапны балалар да алып укый аламы, гаиләдәге кечерәк балалар китапларны ертмыймы менә шуларны да күрәсе килгән иде. Мингазовлар гаиләсендә бала гел рус телендә аралаша әни кеше баланы татарча камил сөйләшсен өчен татар китаплары алып башта балага укыта, аннан үзе дөресләп укып күрсәтә. Бала саф татар телендә “Адымнар” мәктәбендә укыса да татарча дөрес сөйләшү өчен бала әле татар китапларына мохтаҗ.